Студопедия

Главная страница Случайная страница

КАТЕГОРИИ:

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Тын океанда көрәш






Тын океанда балык тотып йө ргә н кораб баткач, сy ө стeндә экипаждан бары бер Хә ммә т кенә калды. Аның гө наhлары кү п булмагандыр инде, чө нки кораб баткан урында бер юан hә м озын бү рә нә чайкала иде. Хә ммә т шул агачны кочаклады да, болай да тө ксе океанга тагын да шом ө стә п, шыранлап кычкыра-кычкы­ра, ә җ ә л дулкыннарында тирбә лә башлады. Бу минутларда аның җ иhан­га, яшә ешкә булган кайнар мә хә ббә те бер агач кә ү сә сендә тупланган иде. Шуң а кү рә ул бү рә нә гә бө тен җ аны-тә не белә н тозлы диң гез суы кебек сең де.

Тирә -якта чиксез океан кайный...

Менә кү п тә ү тмә с, Хә ммә т су тө бенә китә р... Акулалар азыгы булуың да бик ихтимал... Ачлык та бар бит ә ле... Кыскасы, Хә ммә ткә яшә ргә кү п калмады. Бу уйлардан аның тә не оеп, кү з аллары караң гыланып, башы ә йлә неп китте.

Шулай кү пмедер вакыт ү лем белә н яшә ү арасында йө зеп йө ргә ннә н соң, Хә ммә т еракта су ө стендә бер кара тап кү реп алды.

- Ә hә -hә -ә -ә -й!..

Хә ммә тнең бу кычкыруыннан бер тө ркем балык, су ө стеннә н сикерә ­-сикерә, тө рле якка чә челде.

Кара тап ягыннан «А-а-а-а-й...» дигә н тонык кына җ авап тавышы ишетелде: Хә ммә тнең сө енечтә н тә ненә бераз җ ылы йө герде, аның шак­тый гына тозлы су йоткан эчендә ниндидер ө мет уты кабынды булса кирә к...

Кара ә йбер якынлашкач, Хә ммә т кебек ү к бә хетсезлеккә дучар булган адә мнең, шулай ук ниндидер агач кисә ген кочып, тыпырчынганы аң ла­шылды. Агачы гына аның Хә ммә т сарылган бү рә нә гә караганда нә зегрә к тә, кыскарак та иде.

Хә ммә ткә якынaйганда, океан колы авызыннан су фонтаны сиптереп алды да: «Ты кто?.. Wer ist du?» - дип, тө рле телдә сорау бирде. Шушы ике сорау белә н аның чит теллә р диң гезендә йө зү е тә мамланды.

Хә ммә ткә сорауның русчасы якынрак тоелды. Шуң а кү рә:

- Я- Хаммат... а ты?.- диде ул, бү рә нә сенә җ айлабрак ябышып.

- Хаммат?! Татар мә ллә син?.

- Татар, татар! - дип кычкырды Хә ммә т, океан ө стенә шатлык нуры сибеп.- Син дә татармыни?.

- Ә йе, Гата исемле мин. Корабыбыз батты. Мин генә менә исә н калдым. Ә син нишлә п монда берү зең йө зеп йө рисең?

- Безнең траулерны да океан йотты бит, - дип ың гырашты Хә ммә т, Гатага кулын сузып.- Син кайсы яктан?

- Мамадыш районыннан.

- Ә мин Казанның ү зеннә н.

Танышу тә мамланганда, алар янә шә чайкалалар иде инде.

Океан уртасында ике татар, ике якташ очрашу Хә ммә тне дә, Гатaны да ө метлә ндереп, канатландырып җ ибә рде hә м алар кү пмедер вакыт ү лем белә н яшә ү apacында бер генә сызык – берә р генә бү рә нә икә нен оны­тып тордылар. Лә кин шатлыкның кү з кү рмә с канатлары бичараларны кайнап торган океаннан йолкып ала алмады - якташлар бү рә нә лә ренә бик нык ябышканнар иде шул.

Иң элек Гата айнып китте.

- Хә ммә т, су тө плә рендә тончыгып ү лә ргә язган микә нни, ә?.

- Ә й Ходаем. Ә йтмә дә инде... Монысын Хә ммә т ә йтте.- Тирә ­-якта кораб-мазар, утрау ише нә рсә дә кү ренми бит, ичмаса...

Хә ммә т нечкә рә к кү ң елле булып чыкты – беренче булып ул елап җ ибә рде, аннары Гата кушылды. Аларның кү з яшьлә реннә н океанның тозлы суы шактый гына артты да бугай.. '.

- Гата, уйлашыйк ә ле, берә р чара табып булмасмы. Без бит болай озак йө зеп йө ри алмабыз - тамак ачар, хә л бетә р... Шторм кузгалуы да бар...

- Нинди чара табасың инде монда, - диде Гата, авызыннан ярты литр чамасы су сиптергә ч.- Туктале, Хә ммә т... Ә йдә, ике бү рә нә не бергә бә йлибез. Алай ышанычлырак булыр, кечкенә сал шикелле нә рсә ясыйк. Минем менә чалбар каешы да бар.,

Хә ммә т Гата ябышкан агачка кү з салды. «Бик нә зек шул. Нишлә п ә ле мин ү з гомеpeмнe куркыныч астына куйыйм...» - дип уйлап куйды ул hә м болай диде:

Юк инде, туган! Һ ә ркемнең ү з гомере булган кебек, Ходай hә рбе­ребезгә берә р бү рә нә бирде. Синең йомычкаң ны мин ү земнең кораб хә тле агачыма бә йли алмыйм, бигайбә. Болай минем җ аным тынычрак. Синең бү рә нә ң начар булганга мин гаепле тү гел.

Шуннан соң ул бү рә нә сенең буеннан-буена мә хә ббә т белә н кү з йө ртеп чыкты.

Кү к йө зе караң гылана башлагач, якташлар бү рә нә лә рен кысыбрак кочакладылар. Дулкыннар зурайганнан-зурая барды.

Гата ялварулы тавыш белә н тагын бер мә ртә бә мө рә җ ә гать итте:

- Хә ммә т тyгaным! Давыл башлана, бә йлик, дим, агачларны, бергә ничек тә куркынычсызрак булыр.

Тау хә ле дулкын икесен дә коендырып алгач, Хә ммә тнең куркуы эгоизмны җ иң де hә м ул кә ү сә лә рне берлә штерергә ризалык бирде.

Хә зер инде аларның язмышлары чын мә гънә сендә бер чалбар каешы белә н бә йлә нгә н иде.

Давыл тынгач, бер-берсенең исә нме икә нен сораштылар. Икесе дә исә н иде ә ле.

Агачларның Хә ммә т ябышкан башы нишлә птер су эченә таба бата башлады. Шуң а кү рә Хә ммә т агачның ypтacынa кү чте. Бу, ә лбә ттә, Гатага ошамады.

- Карале, Хә ммә т дус, - диде ул, ү зен кө чкә генә кулга алып, - син миң а таба шуышма инде, батырасың бит мине дә...

- Нә -ә -ә -ә -р-с-ә -ә -ә?.- диде Хә ммә т, Гатаның ө стенә акула кебек ташланырга ә зерлә нгә н cыман.- Минем бү рә нә м булмаса, кү птә н ба­лыклар азыгы идең бит инде син.

Ике агачтан торган «сал»да территория ө чен сугыш башланды. Гата­ның оятсызлыгыннан, рә хмә тсезлегеннә н ярсып, Хә ммә т:

- Чишә м каешны! Бир минем бү рә нә мне! - дип кычкьrрды.

Хә ммә т бү рә нә лә рне бергә тотып торган бә йне чишмә кче булды, лә кин булдыра алмады - каеш юешлә неп тыгызланган иде.

Ул каешны чә йнә ргә кереште. Гата якташының бу җ инаятенә комачау­ларга ният итеп караган иде дә, тик Хә ммә ткә таба шуышканда агачлар­ның бә йлә нгә н башы авырлыктан бата башлагач, ул ү з ypынынa - элекке позициясенә чигенергә мә җ бү р булды.

Бик озак маташа торгач, Хә ммә т тешлә ре белә н каешны ө зү гә иреш­те.

Агачлар бер-берсеннә н телә р-телә мә с кенә аерылып киттелә р, hә м якташлар яң адан берә р бү рә нә иялә ре булдылар.

Хә ммә т, Гатаны ү чеклә п шаркылдап кө лде дә, куллары белә н тиз-тиз ишкә лә п, якташыннан ерагая башлады.

Гата да шаркылдап кө леп җ ибә рде. Хә ммә т су тө бенә тө шеп киткә ндә й булды - ялгыш Гатаның агачын кочаклаган лабаса... Бутаганнар агачлар­ны... Хә ммә т Гатаның «йомычкa»сына ябышкaн, ә Гата, хайван, Хә ммә тнең утрау кадә р бү рә нә сенә атланып, шатлыгыннан «Җ омга Kө e»нә җ ырлый.

Онытасым юк ү лгә ндә дә,

Гү рлә ргә кергә ндә дә...

Хә ммә т, шашудан «А-а-а» дип ү кереп, башын агачка бә рде. Аннары Гата мондый сү злә р ишетте: ­

- Бир бү рә нә мне, карак!.. Кеше талаучы!.. Мин сине судка бирә м!.. Мә скә ү гә язам....

Хә ммә тнең авызына су тулгач, сү зне Гата алды:

- Яз, яз, - диде ул, куллары белә н ишкә лә п.- Син лутчы ОOНгa яз - сугыш нейтраль суларда бара бит.

Гатаның ерагаеп барганын кү ргә ч, Хә ммә т ачудан тешлә рен агачка батырды.

Бу вакытта инде Гата «Җ омга кө е»н тә мамлап, дө ньяның киң леге турында ниндидер бер башкорт җ ыры җ ырлый иде.

Шулай да, офыкта акулалар кү ренгә ч, бү рә нә лә р бер-берсенә тагын бә й­лә нделә р. Акулалар кү здә н югалгач, «сал» экипажында тaгын талаш чыкты.

Тә ү лек буена океан кочагында «иркә лә нгә ч», Алла hә м стихия колла­рының тамаклары ачты. Агачларның кабыгын ашаганда, гаделлек буенча, hә pкeм ү зенең бү рә нә сен кимерергә тиеш иде. Лә кин нә зек агачның кабыгы бик ачы, тә мсез булып чыкты. Ә кайсы агач кемнеке икә не ә легә haмaн законлаштырылмаган иде.

Бу юлысы «сал»ның бавы булып хезмә т иткә н чалбарны Гата чә йнә п ө зде. Хә зер инде икесе дә игьтибарлырак булдылар, шуң а кү рә икесе дә юан бү рә нә гә куллары, аяклары hә м тешлә ре белә н ябыштылар. Нә зек агач, ү пкә лә гә н сыман, бата-калка хуҗ асыз чайкалып калды.

- Гата, минем дү рт балам ятим кала, кү ч син теге агачка. Бу бү рә нә не мин беренче таптым бит.

Хә ммә тнең тавышында ялвару, ү тенү hә м талә п итү ноталары бар иде.

- Минем дә гаилә м бар, - диде Гата, коры гына. Мин сиң а караганда яшьрә к тә - минем ә ле бө тен roмерем алда. Яшисем килә минем!

Чынлап та, Гата яшьрә к тә, тазарак та иде. Ул, шуннан файдаланып, Хә ммә тнең чә члә реннә н элә ктереп алды да аны берничә мә ртә бә суга батырып калкытты. Хә ммә т каршы торуның мә гьнә сезлеген аң лагач: «Ал­ланың ә че Kahә pe тө шсен!» - диде дә ятим агачка таба йө зеп китте.

Ике бү рә нә apacындa талаш дә вам итте.

Кычкырудан тавышы карлыккач, Хә ммә тнең сү генү ле каргышларына Гата җ авап бирә алмый башлады.

Нә къ шул вакытта еракта зур кораб кү ренде. Гатаның талашканда ө зелгә н тавыш җ епселлә реннә н:

- Хә ммә т!.. Кычкыp тизрә к!..- дигә н сү злә р кө чкә шыелдап чыкты...­

Котылабыз... кычкыр... минем тавыш юк бит...

Газиз бү рә нә сеннә н колак кагу Хә ммә тне бик рә нҗ еткә н иде. Шуң а кү рә ул бик явыз итеп авызын кыйшайтты да:

- Кычкырмыйм! – диде.

Гатаның ө згә лә нгә н җ аныннан:

- Кычкыр, Алла хакы ө чен! – дигә н ә мер ишетелер-ишетелмә с кенә булып сытылып чыкты.

- Бү рә нә мне бирсә ң, кычыpам, - диде Хә ммә т.

Океаннарда сирә к очрый торган юан бү рә нә не дошманына бирү Га­таның уенда да юк иде. Ул ямьсез итеп елмайды да:

- Мин синең нинди кеше икә нең не белә м... - диде. - Кычкырам, дип ялганлап бү рә нә мне элә ктермә кче буласың мы?.

Алар талашкан арада, кораб юкка чыкты.

1990

СҮ ЗЛЕКЧӘ


алла хакы ө чен – ради бога

бата-калка – утопая

бичара – несчастный

дучар булу – подвергаться

ишетелер-ишетелмә с – еле слышно

каеш – ремень

каһ ә р – проклятие, гнев

кол – раб

кә ү сә - ствол

нә зек – тонкий

сал – плот

тыпырчыну –биться

тө ксе – мрачный

шом – тревога, опасение

ә җ ә л – смерть

ү керергә - реветь



Поделиться с друзьями:

mylektsii.su - Мои Лекции - 2015-2024 год. (0.012 сек.)Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав Пожаловаться на материал