Главная страница Случайная страница КАТЕГОРИИ: АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника |
ЧАНАГА ҖИГЕЛГӘН БҮРЕСтр 1 из 8Следующая ⇒
ТҮ БӘ ДӘ ГЕ АТ Мин Россиягә атка атланып барып кердем. Кышкы кө н. Кар явып тора. Атым бик арыган, хә тта абына, тая ук башлады. Кү зне йокы басты. Шундый йончыганмын, чак-чак иярдә н егылып тө шми барам. Ә мма кунып чыгар урын табармын димә: юлымда бер генә авыл да очрамый. Ни хә л итмә к кирә к? Кыр-яланда тө н кунарга туры килде. Тирә -якта — ни бер агач, ни бер куак. Кар астыннан ниндидер казык башы гына чыгып тора. Туң ып кү шеккә н атымны кө ч-хә л белә н шул казыкка бә йлә дем дә ү зем, кар ө стенә ятып, йокыга киттем. Озак йоклаганмын. Уянып китсә м, кү рә м, кырда тү гел, авыл уртасында, дө ресрә ге, ниндидер шә һ ә р урамында ятам. Як-ягымда — йортлар, каралтылар. Нинди хә л бу? Мин кайда? Ничек итеп бер тө н эчендә бу йортлар калкып чыккан? Ә минем атым кая олаккан? Бик озак һ ичнә рсә гә тө шенә алмый тордым. Шунда кинә т таныш кешнә ү ишетә м. Минем ат кешни. Ә ү зе кайда соң? Кешнә ү каяндыр югарыдан яң гырап ишетелә. Башымны кү тә реп карасам — ни кү рим! Атым биек каланча башында асылынып тора. Каланча тү бә сендә ге тә ре очына эленгә н. Шундук эшне аң лап алдым. Кичә кичтә н бу шә һ ә рчек бө тен кешелә ре, бө тен йортлары белә н кар астында калган булган, кар ө стендә тә ре очы гына тырпаеп торган икә н. Мин аның тә ре икә нен белмә дем, казык очы дип алданып, атымны шуң а бә йлә дем. Ә тө нлә, мин йоклаган арада, кинә т һ ава нык җ ылынып китеп, кар эрегә н һ ә м мин, берни сизмә стә н, тү бә нгә — җ иргә тө шкә нмен. Инде нишлә ргә? Озак уйлап тормастан, пистолетымны кулыма алдым, яхшылап тө зә дем, туп-туры йө гә н тезгененә тигездем. Чө нки мин элек-электә н гаҗ ә п тө з атучы идем. Йө гә н тезгене кыл урталай ө зелде. Атым шунда ук минем янга килеп тө ште. Мин атыма сикереп кенә атландым да, җ илдә й җ илдереп, алга чаптым.
ЧАНАГА Җ ИГЕЛГӘ Н БҮ РЕ Ә мма тиздә н шуны аң ладым: кыш кө не, җ айдак йө рү гә караганда, чанага утырып йө рү уң айлырак. Бик шә п чана сатып алдым да йомшак кар ө стеннә н чаптырып киттем. Кичкә таба бер урманга барып кердем. Йокымсырап киткә нмен, тик шунда кинә т атымның шомланып кешнә гә нен ишеттем. Тирә -ягыма борылып карадым һ ә м ай яктысында, ү ткер тешле авызын ыржайтып, җ ан-фә рманга чанам артыннан чабып килгә н котчыккыч бү рене кү реп алдым. Котылырга һ ичбер ө мет юк. Чана тө бенә яттым да куркудан кү злә ремне чытырдатып йомдым. Атым, акылдан шашкан кебек, котырынып чаба. Бү ре тешлә ренең шыкырдавы колак тө бемдә ү к яң гырый. Тик, бә хеткә каршы, бү ре миң а игътибар итмә де. Ул баш очымнан ук чана ө стеннә н сикереп узды һ ә м минем бичара атыма ташланды. Минут эчендә атымның арт саны аның бирә н тамагына кереп югалды. Ә ал саны һ аман чаба, һ аман чаба. Бү ре минем атны һ аман ашый, һ аман кимерә. Аң ыма килү гә, кулга каеш чыбыркыны алдым да теге бирә н корсакны чарлый башладым. Бү ре улый-улый алга ыргылды. Атның бү ре ашарга ө лгермә гә н алгы ягы, сбруйлардан чыгып, кар ө стенә тө шеп калды һ ә м бү ре аның урынына, тә ртә арасына килеп элә кте. Хә зер инде ул камыт-йө гә ннә н берничек тә ычкына алмый, нә къ ат кебек җ игелгә н. Мин аны бө тен кө чемә чыбыркылыйм да чыбыркылыйм. Ә ул, чананы сө йрә п, чаба да чаба. Без шундый шә п элдерттек, ике-ө ч сә гать тә ү тмә де, җ ил-давыл уйнатып, Петербургка ук барып кердек. Гаҗ ә пкә калган Петербург кешелә ре, ат урынына усал бү ре җ иккә н каһ арманны кү рергә, тө ркем-тө ркем булып урамга агылдылар.
|