Главная страница Случайная страница КАТЕГОРИИ: АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника |
МЕҢ КЕШЕГӘ КАРШЫ
Генералга ачыктан-ачык ә йттем: — Миң а дә рә җ ә дә, орденнар да кирә кми, мин сезгә дус итеп, чын кү ң елдә н ярдә м кү рсә тә м. Чө нки инглизлә рне бик яратам, — дидем. — Рә хмә т сиң а, дустым Мюнхаузен! — диде генерал, тагын бер кат кулымны кысып.— Моннан ары да ярдә мең нә н ташлама. — Беркайчан да ташламам, — дидем, картлачның җ илкә сеннә н кагып.— Британия халкына хезмә т кү рсә тә алуым ечен бик шатмын! Дусларыма ү земнең тугрылыгымны кү рсә тү ө чен тиздә н тагын бер җ ай чыкты. Испан монахлары киеменә киендем дә, караң гы тө шү гә, дошман лагерена юнә лдем. Бө тен испаннар ү леп йоклыйлар иде, шунлыктан беркем дә кү рмә де. Мин шыпырт кына ү з эшемә керештем: тегелә рнең котсыз зур тупларын берә м-берә м диң гезгә ташлый башладым. Туплары ө ч йө здә н дә артык икә н, шунлыктан бу эш шактый авыр булып чыкты. Тупларның эшен бетергә ч, лагерьдагы бө тен арбаларны бергә җ ыеп ө йдем дә ут тө ртеп җ ибә рдем. Алар дары кебек дө рлә п янып киттелә р. Коточкыч янгын кү тә релде. Испаннар, уянып, лагерь буенча арлы-бирле чаба башладылар. Куркудан алар, лагерьга җ иде-сигез инглиз полкы бә реп кергә н икә н, дип уйладылар. Мондый хә йран тамашаны бары тик бер кеше эшлә гә н эш дип башларына да китерә алмадылар. Испан генералы, коты алынып, лагерьдан чыгып йө герде. Артына да карамыйча, Мадридка кайтып җ иткә нче, ике атна буе шулай чапты. Аның артыннан бө тен гаскә ре табан ялтыратты. Шулай итеп, минем батырлыгым нә тиҗ ә сендә, инглизлә р дошманны тә мам тар-мар иттелә р. — «Мюнхаузеннан башка без нишлә р идек икә н?» — диделә р алар, кулымны кысып.— Сез, барон, инглиз армиясен коткарып калдыгыз! Шундый зур ярдә м кү рсә ткә нем ө чен инглизлә р мине Лондонга кунакка чакырдылар. Мин, бик шатланып, Лондонга кү чеп киттем. Ә мма анда нилә р кү рә семне алдан белгә н булсам! ТЕРЕ ЯДРӘ Ә йе, искиткеч маҗ араларга юлыктым мин анда. Шулай Лондрнда, шә һ ә р читендә, ял итеп йө рим. Бик арыгач, ятып хә л җ ыярга булдым. Җ ә йге кө н, кояш рә химсез кыздыра, берә р агач кү лә гә сенә чалкан ятып, салкынча урында ял итә сем килә. Лә кин тирә -юньдә бер генә агач та кү ренми. Аптырагач, кү лә гә эзлә п, бер иске тупның кө пшә сенә кереп яттым да тирә н йокыга талдым. Ә йтергә кирә к, - нә къ шул кө нне инглизлә р минем Испан армиясен җ иң ү ем хө рмә тенә, бө тен тупларыннан атып, гө рлә теп бә йрә м итә лә р иде. Шунда инглиз тупчысы мин йоклап яткан туп янына килгә н һ ә м атып та җ ибә ргә н. Мин, корыч ядрә кебек, туп кө пшә сеннә н очып чыктым, һ ә м елга аръягындагы бер крестьян каралтысына барып тө штем. Бә хеткә каршы, анда бик кү п печә н ө елгә н икә н. Башым белә н йомшак печә нгә — зур кибә ннең урта бер җ иренә барып кадалдым. Бу мине ү лемнә н коткарып калды, тик, ә лбә ттә, аң ымны югалтканмын. Шулай һ ушсыз килеш ө ч ай ятканмын. Кө зен, бә ялә р кү тә релгә ч, хуҗ а печә нен сатып җ ибә рергә булган. Ул яллаган эшчелә р кибә нне урап алганнар да сә нә к белә н печә нне ишә башлаганнар. Аларның шау-шуыннан аң ыма килдем. Кө ч-хә л белә н кибә н ө стенә чыктым һ ә м, йокылы-уяулы килеш, тү бә нгә мә тә лдем. Бә хетсезлеккә каршы, туп-туры хуҗ аның башына барып тө штем. Аның муены сынды, һ ә м ул шунда ук җ ан бирде. Ә йтергә кирә к, аның ө чен беркем дә алай яшь коймады. Чө нки ул ү тә саран бә ндә булган, эшчелә ренә тиешле акчаны тү лә мә гә н. Шуның ө стенә, бу комсыз сә ү дә гә р, печә нен сату ө чен, һ ә рчак бә ялә р кү тә релгә нне кө теп торган.
|