Студопедия

Главная страница Случайная страница

КАТЕГОРИИ:

АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатикаИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторикаСоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансыХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника






Комоним - Кара: ойконим.






 

Конкрет мә гънә - ә йбер, кү ренешлә рне барлык билгелә ре белә н тулысынча кү заллап була торган, сизү органнары ярдә мендә тоеп була торган сү злә р белдергә н мә гънә.

 

Коннотация (лат. сonnotatio - ө стә мә мә гънә гә ия булу) – сү знең тө п, атау, денотатив (кара) мә гънә сен тулылындырып килә торган эмоцональ-экспрессивлыкка, стилистик бизә к, тө смергә ия лексик мә гънә компоненты.

 

Кө нкү реш сү злә ре – кө ндә лек аралашуда кулланыла торган ә йбер, кү ренеш, процесс атамалары. М-н: аш, ит, ипи, бә рә ң ге; ө й, ө стә л, урындык; пычак, кашык, чынаяк һ.б. Нигездә К.с. гомумкулланылыш сү злә ре һ ә м диалекталь бизә кле кө нкү реш сү злә ре керә.

 

Крептоним - антропонимнарның бер тө ре, «яшерен исем» дигә нне аң лата. Кара: антропоним.

Кү пмә гънә лелек - Кара: полисемия.

 

Кү черелмә мә гънә - Кара: полисемия.

 

Лексема (гр. lexsis - сү з) - сү злек составының конкрет мә гънә гә һ ә м грамматик формаларга ия булган тө п мә гънә ви берә млеге. Формаль һ ә м мә гънә ви бө тенлеккә ия буларак, Л. бер сү знең тө рле очракларда кулланыла торган форма һ ә м мә гънә бердә йлеген гә ү дә лә ндерә.

 

Лексик мә гънә - билгеле бер телнең грамматик законнары нигезендә формалашкан, шул телнең гомуми семантик системасының бер элементы саналган сү знең эчке табигате, эчтә леге. Л. м. аша сү здә реаль чынбарлыктагы предмет (ө стә л, кашык, тә рә зә), процесс (бару, уку, карау), билге (ак, кара), мө нә сә бә тлә р чагылыш таба. Ул турыдан-туры конкрет кү ренешлә р белә н бә йле. Л. м. кешенең фикерлә ү нә тиҗ ә се буларак, чагыштыру, гомумилә штерү, тө ркемлә ү кебек фикерлә ү процесслары белә н тыгыз бә йлә нгә н. Тел белемендә Л.м. тө шенчә белә н чагыштырылып ө йрә нелә. Кара: тө шенчә. Л. м.-дә сү знең предметлык тө шенчә се, башка сү злә рнең лексик мә гънә лә ре белә н мө нә сә бә тлә р, лексик яраклашу чиклә ре, нинди грамматик категориягә каравына бә йле лексик-грамматик тө ркемчә се дә чагылыш таба.  Аспекты семантических исследований. - М., 1980; Баширова И. Б. Гомуми тел гыйлем. - Казан, 2003; Виноградов В. В. Основные типы лексических значений слова//избранные труды: Лексикология и лексикография. - М., 1977; Уфимцева А. А. Лексическое значение. - М., 1986.

 

 

Лексик-семантик кыр - уртак лексик мә гънә гә, уртак тө шенчә гә, функциональ охшашлыкка ия булган барлык сү злә р җ ыелмасы. М-н, “вакыт” лексик-семантик кырына карый торган сү злә р: ел, ай, сә гать, кө н, тө н, атна, озак, дә вамлы, тиз, кү птә н, тиздә н һ.б.; Кыр составына аерым бер мә гънә ви ягы белә н ә леге тө шенчә не бирергә сә лә тле кү пмә гънә ле сү злә р дә керә. Лексик-семантик кырның нигезе, ү зә ге, перифериясе булу билгеле.

Лексик-семантик парадигмаКара: лексик-семантик кыр.

 

Лексика (гр. lexsikos - сү з) - телнең сү злек составы, сү злә ре җ ыелмасы. Л. термины телнең аерым катламнарына (һ ө нә рчелек лексикасы, терминологик лексика, диалекталь лексика һ.б.) карата да кулланыла. Л. лексикологиянең, аның тармаклары булган семасиология, ономасиологиянең тө п ө йрә нү объекты санала. Килеп чыгышы, иҗ тимагый кулланылышы, функциональ ү зенчә легенә карап Л. тө рле катламнарга бү ленә. Җ ә мгыятьтә барган иҗ тимагый, сә яси, иктыйсади вакыйгалар телнең лексикасында чагылыш таба, аның ү згә решенә китерә. Телнең Л. ачык система тә шкил итә, аның составы даими ү сеп-ү згә реп тора. Бер тө ркем сү злә р, искереп, тө шеп калса (искергә н сү злә р), икенчелә ре исә туып, кулланылышка кереп торалар (неологизмнар). Телнең лексик составы тулылану берничә юл белә н бара: 1) башка теллә рдә н сү злә р алыну Кара: Алынма, халыкара лексика.; 2) сү з ясалышы модельлә ре ярдә мендә 3) сү знең мә гънә се киң ә ю исә бенә Кара: полисемия. Эчтә леге ягыннан Л.: 1) мө стә кыйль (атау функциясенә ия, тө шенчә белдерә торган сү злә р) һ ә м ярдә млек сү злә ргә; 2) конкрет һ ә м абстракт мә гънә ле сү злә ргә; 3) синоним; 4) антоним; 5) омоним мә гънә ле сү злә ргә аерыла. Л. стилистик яктан аерымлана, нейтраль мә гънә дә ге сү злә р белә н янә шә стилистик бизә кле сү злә р дә кулланыла.

Телнең лексикасы тө рле типтагы сү злеклә рдә туплана.


Лексикография (гр. lexsikos - сү з, grapho - язу) - тел белеменең сү злеклә р тө зү теориясен һ ә м практикасын ө йрә нә торган тармагы. Л. ике тө ре - гамә ли һ ә м теоретик Л. аерыла. Гамә ли Л. тө п функциясе: 1) телне ө йрә тү, 2) туган телне тасвирлау (аң латмалы сү злеклә р), 3) телара аралашу (икетелле сү злеклә р), 4) телнең сү злек составын фә нни яктан ө йрә нү (этимологик, тарихи сү злеклә р). Теоретик Л. тө п функциясе: 1) сү злеклә рнең типларын билгелә ү, 2) сү злә рне туплау, алар турында мә гълү мат бирү принципларын билгелә ү. Дө ньядагы барлык тө р сү злеклә рен ике тө ркемгә бү лә лә р: энциклопедик (кү пкырлы) һ ә м филологик сү злеклә р. Энциклопедик сү злеклә рдә тө шенчә лә ргә аң латма бирелә, алар турында карашлар, гипотезалар, фикер каршылыклары чагылдырыла, тө шенчә лә рне белдергә н кү ренешлә р, ә йберлә р, вакыйгалар, затлар турында мә гълү матлар бирелә. Энциклопедик сү злеклә рнең 2 тө ре аерыла: 1) универсаль (җ ә мгыять тормышы һ ә м фә ннең тө рле тармакларыннан системага салынган мә гълү матлар) һ ә м 2) махсус (фә ннең аерым тармагы турында системага салынган мә гълү матлар). Филологик сү злеклә рдә алфавит тә ртибендә сү злә р туплана, аларның мә гънә, лексик-грамматик, стилистик һ.б. ү зенчә леклә ре кү рсә телә. Максаты, эчтә леге, сү злек шә рехнамә лә ренең тө зелеше, нинди телдә язылуына карап филологик сү злеклә р тү бә ндә ге тө рлә ргә бү ленә: 1) тә рҗ емә и (сү знең мә гънә се башка телдә ге сү з белә н бирелә), 2) бер тел сү злеклә ре. Бер тел сү злеклә ре максаты, эчтә легенә карап берничә тө ргә аерылалар: 1) аң латмалы сү злеклә рдә сү знең мә гънә се, кулланылышы, грамматик һ ә м фонетик, стилистик ү зенчә леклә ре кү рсә телә; 2) алынмалар сү злеге теге яки бу телгә икенче телдә н кереп урнашкан сү злә рне туплый; 3) синонимнар сү злегендә телнең синонимик байлыгы бирелә; 4) этимологик сү злеклә рдә сү знең этимоны ачыклана; 5) диалектологик сү злеклә рдә телнең аерым шивә лә рендә кулланылган сү злә р туплана, ә дә би телдә ге варианты бирелә; 6) фразеологик сү злеклә р телдә кулланылышта йө ри торган тотрыклы ә йтелмә лә рне туплый, мә гънә лә рен бирә; 7) орфографик сү злеклә рдә телдә ге сү злә рнең дө рес язылышы кү рсә телә; 8) Терминнар сү злегендә телдә кулланыла торган терминнарга аң латма бирелә; 9) ономастик сү злеклә рдә, максатына карап, тө рле ялгызлык исемнә ре, аларның мә гънә лә ре, килеп чыгышлары кү рсә телә.  Татар теленең тө п сү злеклә ре: аң латмалы сү злеклә р: Насыйри К. Лә һ җ ә и татари: 2 томда. - Казан, 1895, 1896; Вә лиди Җ. Татар теленең тулы сү злеге. - Казан, 1927; Татар теленең аң латмалы сү злеге: 3 томда. - Казан, 1977, 1979, 1981; алынмалар сү злеге: Баруди Г. Лө гате сә ляссә зө бә н ө ч тел: 3 басма - Казан, 1897, 1902, 1916; Ильяси Т. Гарә пчә -татарча мө каммә л лө гать китабы. Ә л - Мө фид. - Казан, 1912; Насыйрия Хә бирә бинте Габделкави. Мө лктә ктат - ә л - лө гать нам фарсы-гарә биһ ә м тө рки лө гате. - Казан, 1902; Сә йфуллин Г. Кечек лө гать. - Казан, 1912; Гарә пчә - татарча - русча алынмалар сү злеге. - Казан, 1965, 1993; Зә йнуллин Җ. Г. Шә рык алынмалары сү злеге. - Казан, 1994; синонимнар сү злеге: Ханбикова Ш. С. Синонимнар сү злеге. - Казан, 1962; Ханбикова Ш. С., Сафиуллина Ф. С. Синонимнар сү злеге. - Казан, 1999; этимологик сү злек: Ә хмә тьянов Р. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сү злеге. - Казан, 2001; диалектологик сү злек: Диалектологик сү злек. – Казан, 1948 (Тө зү челә р: Җ ә лә й Л., Шабанов Х., Камский А., Ә миров С.); Татар теленең диалектологик сү злеге. – Казан, 1969 (Тө зү челә р: Борһ анова Н.Б., Мә хмү това Л. Т., Садыкова З. Р., Якупова Г. К.); Тумашева Д. Г. Кө нбатыш Себер татарлары теле. Грамматик очерк һ ә м сү злек. – Казан, 1961; Тумашева Д. Г. Словарь диалектов сибирских татар. – Казан, 1992; Татар теленең диалектологик сү злеге. – Казан, 1993 (Тө зү челә р: Баязитова Ф. С, Рамазанова Д. Б., Садыкова З. Р, Хә йретдинова Т. Х.); фразеологик сү злек: Татар теленең фразеологиясе, мә каль һ ә м ә йтемнә ре. – Казан, 1957 (Тө зү челә р: Борһ анова Н. Б, Мә хмү това Л. Т., Җ ә лә й Л.); Русча-татарча фразеологик сү злек. – Казан, 1959 (Тө зү челә р: Борһ анова Н. Б, Мә хмү това Л. Т.); Байрамова Л. К. Русско-татарский фразеологический словарь В. И. Ленина. – Казан, 1980; Ә хә тов Г. Х. Татар теленең фразеологик ә йтелмә лә р сү злеге. – Казан, 1982; Исә нбә т Н. Татар теленең фразеологик сү злеге. – 2 томда - Казан, 1989. 1990; Сафиуллина Ф. С. Татарча-русча фразеологик сү злек – Казан, 2001; орфографик сү злек: Алпаров Г. Татар теленең имла сү злеге. – Казан, 1927; Татар теленең орфографик сү злеге. – Казан, 1931; Татар теленең орфографик сү злеге. – Казан, 1948 (Тө зү челә р: Хисмә туллин Х., Гыймадиев М.); Татар теленең орфографик сү злеге. – Казан, 1983 (Тө зү челә р: Нуриева А. Х., Фасеев Ф. С., Мә хмү тов М.И); Татар теленең орфографик сү злеге. – Казан, 2001 (Тө зү челә р: Ганиев Ф. А., Сабитова И. И.); терминологик сү злек: Медицинадан татарча атамалар. – Казан, 1929; Вә литов Г. Химия атамалары. – Казан, 1931; Химия терминнары: русча-татарча сү злек. – Казан, 1934; Табигать һ ә м биология терминнары. – Казан, 1935 (Тө зү челә р: Корбан М., Сафин М., Сә гъди Җ., Асманов Н., Шә фиев Н., Саттаров С.); Физика һ ә м метеорология терминнары. – Каазн, 1939 (Тө зү челә р: Галиев М., Мө штә ри Х., Хө снуллин Х.); Русча-татарча математик терминнар. – Казан, 1949 (Тө зү челә р: Алексеев И., Халиков Х.); Русча-татарча психология һ ә м педагогика терминнары сү злеге. – Казан, 1950 (Тө зү челә р: Горохов В., Касимов А., Хангильдин В.); Тел белеме буенча терминнар һ ә м ә йтелмә лә р сү злеге. – Казан, 1953 (Тө зү челә р: Рамазанов Ш., Шакирова Р. Ф., Фазлуллин С., Җ ә лә ө Л.); Ә дә бият белеме сү злеге. – Казан, 1958 (Тө зү челә р: Гыйззә туллин Н. Г.); Ә дә бият белеме сү злеге. – Казан, 1990 (Тө зү че: Ахмадуллин А. Г.); Миннебаев М. М. Краткий русско-татарский толковый словарь медицинских терминов. – Казан, 1994; Сайфуллин Р. С., Хисамеев Г. Г. Толковый словарь – справочник по физике, химии и химической технологии на русском, татарской и английском языках. – Казан, 1995; Русско-татарский словарь терминов журналистики. – Казан, 1998 (Тө зү че: Агзамов Ф. А.); ономастик сү злек: Саттаров Г. Ф. Татар исемнә ре сү злеге. – Казан, 1981; Гарипова Ф. Г. Татарстан гидронимнары сү злеге. – Казан, 1990; Саттар-Мулилле Г. Татар исемнә ре ни сө йли? - Казан, 1998.

 

Лексикология (гр. lexikos - сү з, logos – ө йрә нү) – телнең сү злек составын ө йрә нә торган фә н. Л фә ненең тө п бурычлары: сү зне, аның мә гънә сен, мә гънә ү сешен-ү згә решен тикшерү; лексик һ ә м фразеологик берә млеклә рне, аларның охшаш һ ә м аермалы якларын билгелә ү; сү злә рнең ү зара мө нә сә бә тлә рен ө йрә нү; телнең хә зерге лексик составының тарихын, килеп чыгышын ө йрә нү; сү злә рнең һ ә м гыйбә рә лә рнең кулланылыш дә рә җ ә сен һ ә м даирә сен билгелә ү.

Мә гънә - Кара: лексик мә гънә.

 

Мә гънә тараю – телнең тарихи ү сеше процессында яисә аерым контекстта тө шенчә нең семантик кү лә ме кимү, сү знең берә р мә гънә се юкка чыгу. М-н: борынгы телдә “тун” сү зе барлык тө р ө с киемен атаса, соң рак аерым бер кием атамасы буларак кына теркә лгә н; “йорт” сү зе туган ил, туган җ ир тө шенчә лә рен белдерү дә киң кулланылса, хә зер ул тарайган, конкретлашкан.

Мә гънә киң ә ю – телнең тарихи ү сеше процессында яисә аерым контекстта тө шенчә нең семантик кү лә ме арту, ягъни арту, сү знең берә р мә гънә се барлыкка килү.М.к. кү п очракта кү черелмә мә гънә лелек нигезендә барлыкка килә. М-н: каурый – кош каурые, язу калә ме; йомгак – җ еп йомгагы, нә тиҗ ә. Традицион лингвистикада кү черелмә мә гънә буларак карала.

 

Метафора (гр. metaphora – кү чү) – бер предмет атамасын билгеле бер тө с, функция, форма, урнашуы ягыннан охшашлык нигезендә икенче бер предметка кү черү. М. тү бә ндә гелә ргә нигезлә неп барлыкка килә: 1. ә йбернең форма ягыннан охшашлыгы нигезендә: кызыл алма – кү з алмасы; чыршы энә се – тегү энә се; 2. ә йбернең урнашу ягыннан охшашлыгы нигезендә: эт койрыгы – кө ймә койрыгы; ө й тү бә се – баш тү бә се; 3. аваз охшашлыгы: бала елый – бү ре елый; җ ил улый – бү ре улый; 4. эчке охшашлык: кара урман – кара йө з. Тел белемендә М. 3 тө ре аерыла: номинатив метафора – образлыгы югалган, ә йбер атамасы булып турыдан-туры хезмә т итә торган метафоралар (кү з алмасы, сә гать теле, урындык аягы); когнитив метафора – сө йлә м барышында чынбарлыкның чагылышы аша барлыкка килгә н метафора (кыя – текә яр; кыя – Алдында торган кыядан шиклә неп, яннарына бармаска булды (кешелә р тө ркеме кү заллана); образлы метафора – ассоциациялә р нигезендә туган метафоралар: кү ктә ге йолдыз, спорт, эстрада йолдызы; энҗ е – теш. Бу тө рлә рдә н кала гомумтел М. һ ә м ә дә би М. аералар. Гомумтел М. гаять дә рә җ ә дә стандартлашкан, номинатив метафоралар (ай тулган, сә гать суга). Ә дә би М. гомумпоэтик һ ә м индивидуаль тө рлә ргә бү лә лә р: Гомумпоэтик М. укучы, сө йлә ү че тарафыннан образ, сурә т буларак кабул ителә лә р (саф сө ю, ак бә хет, сары сагыш); индивидуаль М. – автор тарафыннан уйлап табылган М: Кырларда яшел арыштыр, Дулкыны җ анга таныш. Кө тмә гә ндә килеп басты Җ анымны яшел сагыш. (Кад. Сибгатуллин).

 

Метонимия (гр. metonymia – яң адан атау) – ике предметның янә шә дә ш булуы нигезендә барлыкка килгә н троп. Ул охшашлануга тү гел, ә предметларның ү зара бер-берсе белә н нык бә йлә нештә булуларына, бер-берсенә керешеп торуларына нигезлә нгә н. Метонимия нигезендә тү бә ндә ге бә йлә нешлә р булырга мө мкин: ә йбер һ ә м аның материалы– хрусталь – пыяла тө ре – ваза; процесс һ ә м аның нә тиҗ ә се: эремә – металлны эрекә ннә н соң барлыкка килгә н сыеклык, металл тө р е; эш, аның урыны: кышлау, җ ә йлә ү; форма һ ә м аның эчтә леге: институтта ремонт бара – институт кү п эшли; депутатлар съезды – съезд резолюция кабул итте; автор һ ә м ул иҗ ат иткә н ә йбер, ә сә р: галифе, Мә һ диевне укыйм, И. Шакировны тың лыйм; пространстводагы уртаклык тә рә зә –ө й стенасындагы бушлык, дә рес аралыгы; ә йбер һ ә м аның эшлә нү урыны: һ инд чә е, кашмир шә л, барнагыл, ливадия суы, шампань шә рә бе.

Ялгызлык исемнә ренең тө рле сә бә плә р аркасында кү мә клек сү злә ре рә тенә кү чү е шулай ук метонимия кү ренешен барлыкка китерә: ренген, меценат - Борынгы Римда шагыйрьлә рнең яклаучысы, кайгыртучысы, Нарцисс – борынгы грек мифологиясендә елга алласы Кефиссның улы, ү з-ү зен яратучы кеше.

 

Моносемантик сү з (гр. monos - бер, semantikos - мә гънә) - кара: бермә гънә лелек

 

Мотивлашу – беренчел мә гънә ле сү з нигезендә яң а берә млеклә р ясалу. М. ике юлы бар: 1) семантик, ягъни мә гънә не кү черү юлы белә н яң а берә млек ясалу: сә гать йө ри, кү ң ел кү зе; 2) сү з ясалышы ягыннан мотивлашу: җ ир-лек, җ ир-дә ш.

 

Нейтраль лексика - аерым бер стильгә беркетелмә гә н, тө рле стильлә рдә синонимнары булган, стилистик бизә клә рдә н азат сү злә р. М-н: кү з – бә бә к; аң лау – тө шенү, башка җ итү, отып алу, ү злә штерү.

Нейтраль мә гънә - стилистик бизә ге белә н аерылып тормаган, хис-кичерешлә рдә н азат мә гънә.

 

Неологизм (гр. neos – яң а, logos – сү з) –мә гънә се яки сү з ү зе аерым бер чорда яң а саналган пассив сү злек составының бер берә млеге (ә йдә ман, ваучер, чакырунамә, голкипер). Сү знең яң алыгы һ ә м пассивлыгы аерым бер тарихи чорга бә йле, тө шенчә се ә һ ә миятле, югалмый торган сү злә р соң рак актив лексикага кү чеп, гомумкулланылыш сү злә ренә ә йлә нә лә р. Н. тө рлә ре: 1) лексик - башка теллә рдә н алынган сү з (менеджер, брифинг); 2) лексик-семантик – телдә ге сү злә ргә яң а мә гънә ө стә леп ясалган сү з (яң арыш, ү р, йомгак, вакыйгалар сө реше); 3) лексик-грамматик – телнең ү з морфологик чаралары ярдә мендә ясалган сү з (малкуарлык, эшкуар, сө юнамә); 4) окказионализм – язучылар, публицистлар, җ ә мә гать эшлеклелә ре тарафыннан стилистик максатларда ясалган сү з (каенстан иле (Р. Ә хмә тҗ анов), марткы Идел (Х.Туфан), мин Җ ирский (Р. Гаташ)).

 

 

Номинатив мә гънә (лат. – nominatio) - туры мә гънә, ягъни предмет, кү ренеш, процессның, билгенең турыдан-туры атамасы. Бу мә гънә тө шенчә белә н, аның аерым билгелә ре белә н туры бә йлә нештә тора. Аны беренчел, тө п мә гънә дип тә атап йө ртә лә р. Туры, тө п мә гънә тө гә л чиклә ргә ия, мә гънә ү сешендә беренчел дигә н термин белә н дә аталып йө ртелә, чө нки мә гънә киң ә йгә ндә, ү скә ндә ул тө п функцияне башкара. Сү знең беренчел, тө п мә гънә се мә гънә тө смерлә ре һ ә м кү ренешлә ре ө чен тө п таяныч, иҗ тимагый кабул ителгә н нигез булып тора.

 

Ойконим (гр. oikos- йорт, торак) – барлык тө р торак пункт атамаларын белдерү ө чен кулланыла торган топонимның бер тө ре. Шә һ ә р атамасы тө шенчә сен белдерү ө чен астионим, авыл атамасын белдерү ө чен к омоним термины кулланыла. Ойконимик терминнар составына торак пунктларның тө рлә ре (шә һ ә р, авыл, бистә һ.б.), аларның состав ө лешлә ре һ ә м каралты-кураларны белдерә торган атамалар керә. О. килеп чыгышын, ү сеш-кулланылыш закончалыкларын ө йрә нә торган топонимика тармагын ойконимика дип атыйлар, ә О. тулаем җ ыелмасын ойконимия дип йө ртә лә р.  Гарипова Ф.Г. Авыллар һ ә м калалар тарихыннан. – Казан, 1997; Подольская Н.В. Словарь русской ономастической терминологии. – М., 1998; Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. - Казан, 1998; Хадиева Г. Х. Ойконимы периода Казанского ханства. – Казань, 2004.

 

Окказионализм - кара: неологизм.

 

Оксюморон (гр. oxymoron – акыллы – ахмак) - антонимик мө нә сә бә ткә корылган стилистик чара; мә гънә лә ре белә н логик каршылыклы сү злә рнең ярашып, бер сү з тезмә се хасил итү е: акыллы ахмак, тере мә ет, кә бестә кебек беркатлы, газаплы мә хә ббә т, кү зле сукыр.

 

Омоним (гр. homos – бертө рле, onyma – исем) – бертө рле язылыш, ә йтелеш һ ә м грамматик формага ия булган, ә мма мә гънә лә ре ягыннан аерыла торган сү злә р. Бу тө р сү злә р арасында мә гънә -тө шенчә уртаклыгы булмый (сулау – су сибү, - сулыш алу.) О. тү бә ндә ге юллар белә н барлыкка килә лә р: 1) полисемия таркалу нә тиҗ ә сендә. (ай – ай), 2) башка теллә рдә н кергә н сү злә рнең татар теленең ү з сү злә ре белә н аваздашлыгы нә тиҗ ә сендә (сабак – сабак, бал – бал), 3) ә дә би тел сү злә ренең диалекталь вариантлар белә н тә ң гә ллә шү е (яфрак (агач яфрагы) - себерке, тә гаен (бә лки) – тә гаен (шиксез), 4) сү злә р тө рлә нгә ндә: (Бабай, шаулап кара, Чыбык белә н яра. Менә ә йбә т чара – Шә рә ф шә рран яра). Татар телендә О. ясалышлары, лексик-семантик һ ә м грамматик мә гънә лә ре, ә йтелеш, язылыш ү зенчә леклә ре буенча тү бә ндә ге тө рлә ргә бү ленә лә р: 1. Ясалышлары ягыннан: тө п (тамыр) (ач-ач, яр-яр, тө ш-тө ш). ясалма: (кө зге, алма, карама). 2. Лексик-семантик һ ә м грамматик О: лексик - бер сү з тө ркеменә карый (кабак, ай, бар – бар); лексик-грамматик - тө рлесе тө рле сү з тө ркеменә карый (яр, тап, ү пкә); грамматик - ике тө ре бар: морфологик (омоморфема – тө рле функция ү ти торган кушымчаларның омонимлашуы җ ыер чык, кыз чык, муен са, бар са); синтаксик (омомодель - тө зелеше, формасы бертө рле, ә грамматик мә гънә се тө рлечә булган җ ө млә яки җ ө млә кисә клә ре һ ә м ә йлә нмә лә р: Китап – белем чишмә се. Ә йтерсең, укытучы китап тоттырмады, канат тагып җ ибә рле аң а). 3. Ә йтелеш һ ә м язылышлары ягыннан: 1) саф лексик – телә сә нинди фонетик, грамматик шартларда да аваз составы ягыннан да, тамыр хә лендә дә бер-берсенә охшаш (без, корт, яр, бит); 2) омофон - язылышлары тө рле, ә ә йтелешлә ре бертө рле булган сү злә р (ат алу – аталу, бал авыз – балавыз); 3) омоформа – аерым бер грамматик формада омонимлашкан сү злә р (Булмады миң а кү ң ел ачу, Кү ң ел ачу урынына артты ачу. (М. Гафури.) 4) омограф - язылышлары бер булып, ә йтелешлә рендә аерма булган сү злә р (арка, бал, кисә кчә, беелшмә).  Сафиуллина Ф. С., Ризванова Л.М. Татар теленең омонмнар сү злеге. – Казан, 1997; Сә лимгә рә ева Б. С. Хә зерге татар телендә омонимнар. – Уфа, 1982.

 

Ономатопоэтик сү з (ияртемнә р) – табигатьтә ге, ә йлә нә -тирә дә ге авазларга охшатып ясалган сү злә р (хи-хи, һ ау-һ ау, мияу) һ ә м алар нигезендә барлыкка килгә н берә млеклә р (мыраулау, шапылдау).

 

Ономасиология (гр. onyma – исем, logos – ө йрә нү) - лексикологиянең ә йбер, кү ренешлә ргә атама бирү закончалыкларын ө йрә нә торган тармагы.

 

Ономастика (гр. onomastike-исем кушу сә нгате) – тел белеменең барлык тө р ялгызлык исемнә ренең ү сеш-ү згә реш, ясалыш, номинациялә ү закончалыкларын, кулланылу ү зенчә леклә рен ө йрә нә торган тармагы. Ялгызлык исеменең тө ренә карап, антропоним, топоним (гидроним, ороним, ойконим, микротопоним, зоним, космоним һ.б. аерыла. О. фә не ялгызлык исемнә рен фонетик, морфологик, этимологик, семантик, сү з ясалышы яссылыкларында ө йрә нә. О. тарих, этнография, археология, ә дә бият белеме, текстология, география, психология кебек фә ннә р белә н тыгыз бә йлә нештә яши һ ә м ү сә.  Саттаров Г.Ф. Этапы развития и очередные задачи татарской ономастики. - Казан, 1971; Саттаров Г.Ф Татар исемнә ре ни сө йли? - -Казан, 1998.

 

Ороним – ландшафт атамалары. Ономастиканың ландшафтларны ө йрә нә торган тармагы оронимика дип атала.

 

Парадигматик мә гънә - сү знең контекстка бә йсез аң лашыла торган мә гънә се.

 

Пароним (гр. para – якын, onyma – исем)-яң гырашлары ягыннан якын, бер тамырдан булган, мә гънә лә ре белә н аерыла торган сү злә р (адресат-адресант, экономия-экономика). Бу тө р сү злә р тө рле язылышка һ ә м яң гырашка ия булалар.  Абдуллина Р.С. Стилистика һ ә м сө йлә м культурасы. – Яр Чаллы, 1997; Абдуллина Р. С. Паронимнар һ ә м парономаслар//Фә н һ ә м мә ктә п. – 1997, №6, 7.

 

 

Парономазия (гр. paronomasia – якын аталу) – охшаш яң гырашлы сү злә рне махсус бергә кулланудан гыйбарә т стилистик алым.

 

Патроним - антропонимик берә млек, ата исемнә ре, яисә ата исеме белә н бә йле башка тө р атама.

 

Пассив лексика – кө ндә лек тормышта даими кулланылмый торган, татар теле лексикасының хә зерге хә лен билгелә ү дә тө п кү рсә ткеч булмаган, тө шенчә се ә һ ә миятен югалтып, телдә н тө шеп калган яисә яң а гына туып, телдә кереп урнашырга ө лгермә гә н сү злә р. Бу тө р лексикага искергә н сү злә р һ ә м неологизмнар керә. Кара: актив лексика, неологизм, искергә н сү злә р.

 

Полисемия (гр. polysemos - кү пмә гънә ле, кү пмә гънә лелек) – сү знең ике яки аннан да кү брә к мә гънә гә ия булуы. М-н: Баш - кеше органы, акыл, санау берә млеге, башлык, ә йбернең башлангычы, ачыткы, оеткы салынган камыр, берә р нә рсә нең ө ске ягы, югары ө леше. Полисемантик сү здә барлык мә гънә лә р дә ү зара бә йлә нештә яши һ ә м шактый катлаулы саналган сү знең семантик структурасын барлыкка китерә лә р. Бу тө р бә йлә нешлә р барлык теллә рдә дә бертө рле тү гел, шунлыктан сү здә ге кү пмә гънә лелек халыкның миллилегенә, ү зенчә легенә ишарә итә торган бер кү ренеш булып санала. Сү знең мә гънә ү сеше - дә вамлы процесс, аны барлыкка китерә торган шактый гына сә бә плә р дә аерыла. Бу тел ү сеш, җ ә мгыятьтә барган процессларның тә эсире һ.б. белә н бә йле булырга мө мкин: сайлау – бә рә ң ге сайлау – сайлау алды агитациясе. Кара: номинатив мә гънә, метафора, метонимия, синекдоха. Сү зне кү пмә гънә ле дигә ндә, аның аерым торгандагы, тик торган халә тен тү гел, бә лки башка сү злә р чолганышында гына ачыла торган мә гънә сен ә йтә лә р.

Профессиональ (һ ө нә ри) лексика – билгеле бер белгечлеккә караган кешелә р телендә кулланыла торган, шул ө лкә дә кө нкү реш һ ә м эспрессив-образлы саналган махсус сү злә р, сү зтезмә лә р җ ыелмасы. Алар шушы ө лкә дә эшлә ү челә р ө чен актуаль, гадә ти саналалар. М-н: медицина белгечлә ре телендә кү з алмасы, калак сө яге, скальпель. Һ ө нә ри сү злә рнең аермалы билгелә ре: 1. сө йлә мә тел, кө нкү реш телендә кулланылу; 2. кү п кенә һ ө нә ри сү злә рнең терминнар рамкасыннан, кысаларыннан читкә чыгуы, аларның кө нкү реш сү злә ре белә н аваздаш булулары (сафьян читек, болгар читек, каюлы читек); 3. мә гънә дә образлылык саклану (тегү дә еш атлату, йө реп тегү, уем салу, кабартма итә к); 4. сү з мә гънә сендә коннотативлык саклану, ягъни экспрессивлык, эмоциональ-бә ялә ү мә гънә се алга чыгу: гимнастик снарад – кә җ ә (кирелек мә гънә се кү зә телә, кү негү лә р ясау ө чен шактый катлаулы снаряд, шул ук вакытта охшашлык та кү зә телә); 5. тө рле эшчә нлек ө лкә сенә караган атамаларның кисешү е, тө рле ө лкә дә бертө рле атама очравы: сыер тиресе, киптерү, басма (тегү, газета).   Рә химова Р.К. Татар телендә һ ө нә рчелек лексикасы. – Казан, 1985.

 

Пуризм (фр. purisme > лат. purus - чиста) – телнең алынмалардан, ят элементлардан, диалекталь, гади сө йлә м элементларыннан чистарту ө чен кө рә ш. П. ике тө рле ягы бар: уң ай ягы булып туган телнең эчке ресурсларын мө мкин кадә р киң куллану, милли телне, ә дә биятны, мә дә ниятны ү стерү тора, тискә ре ягы бу хә рә кә тне яклаучыларның субъективлыгынан, тел ү сеше кануннарын аң лап җ иткермә ү лә реннә н гыйбарә т.


Поделиться с друзьями:

mylektsii.su - Мои Лекции - 2015-2024 год. (0.021 сек.)Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав Пожаловаться на материал